- эш
- 1. Шөгыль, гамәл, хезмәт. Гадәт, вазифа, бурыч, хак йорт эшләре. Эшкәртелә торган, хәзерләнү процессында булган нәрсә 2. Нәр. б. җитештерү, ясау, эшкәртүгә һ. б. юнәлтелгән эшчәнлек. Гомумән берәр өлкәдәге эшчәнлек. Фикерләргә, сүзләргә капма-каршы буларак практик эшчәнлек 3. Нин. б. предприятиедәге, оешмадагы һ. б. ш. хезмәт вазифасы 4. Белгечлек, профессия, белемнәр һәм күнекмәләр өлкәсе хәрби эш. Һөнәр яңа бер эш өйрәнү. Башкарылу, хәзерләнү сыйфаты яки ысулы авыл эше келәм җәелгән 5. Нин. б. эшчәнлекнең нәтиҗәсе, эшләнмә, язма хезмәт курс эше. Берәрсе тарафыннан эшләнгән нәтиҗә, кемнеңдер гаебе белән эшләнгән факт кем эше булыр бу? 6. җир эшләре идарәсе 7. шәһәрдә эшләр җанлана 8. Йомыш ни эш белән йөри? өстенә алган эше 9. суд эше 10. канцелярия эшләре 11. эшләр катлаулану бу ниткән эш бу? 12.. заводка кире кайтару эше эш бит кыйбат сатуда түгел 13. анда синең эшең булмасын 14. чуалчык эшләр чыкты бит әле 15. кайтып китүдән башка бер эш тә юк иде 16. физ. Хәрәкәт итә торган җисемнең каршылыкны бетерүе, энергия сарыф итүе эш берәмлеге. ЭШ БАШКАРУЧЫ – Канцелярия эшләрен алып баручы хезмәткәр. ЭШ БЕРӘМЛЕГЕ – Бер берәмлек көчнең бер берәмлек юлда эшләгән эше. ЭШ КӨНЕ (ЭШ СӘГАТЕ) – 1) Тәүлекнең предприятие яки оешмада хезмәт иясе эшли торган өлеше 2) Хезмәт көне. ЭШ ХАКЫ (ЯЛЫ) – Эшләгән өчен түләү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.